Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эх, бигрәк тәмле бәрәңге...

Хәерле көн, дуслар. Әле яңа бәрәңге ашыйсызмы? Күпләр инде яңа уңыштан авыз итеп караган. Быел бәрәңге уңышы яхшы булырга охшап тара.

Буада яшәүче бакчачы дустыбыз Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов та беренче бәрәңге уңышын алган. Менә үзе ничек ди:

-Бәрәңге алу вакыты җитте. 19 апрельдә утырткан идек. Димәк тишелеп чыгуы 1 майга булса да- 100 көннәр вакыт үткән. Ике сортым да: “Ажур” белән “Кор Анна” туксан көн эчендә үсеп җитә. Суы да, ашлавы да вакытында булганга, бер төптән 32 бәрәңге үсте. Бу сортларны яратам: шома, күзе бик сирәк. Тәме – авызда эреп китә. Аннары тагын бер уңай ягы: язын иртә үреми. Утырткач та яхшы үсә. Бәрәңгеләрнең сабагы корый башлады инде. Авырып түгел, биологик вакыты җитеп. Бу сортлар фитофторага бирешми. Башка авыруларын да күргәнем юк. Әлбәттә, һәр кеше үзенә ошаган сортны сайлый. Хәер, сорт белән генә түгел, бәрәңгене вакытында карарга да кирәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера