Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрһад Фәтхуллин Татар Википедиясен үстерергә кирәк дип саный

Татар Википедиясендә 10 000нән артык кеше теркәлгән. Алга таба аны үстерергә, кулланучылар һәм интернет-чыганакның эшчәнлегендә катнашучылар санын арттырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ”да Татар Вик...

Татар Википедиясендә 10 000нән артык кеше теркәлгән. Алга таба аны үстерергә, кулланучылар һәм интернет-чыганакның эшчәнлегендә катнашучылар санын арттырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ”да Татар Википедиясе активистлары катнашында узган матбугат конференциясендә профессиональ тәрҗемәче, Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле Фәрһад Фәтхуллин әйтте.
“Википедиянең татар телле бүлеге белән 2008 елда таныштым. Ләкин актив рәвештә 2012 елда гына эшли башладым. Татар Википедиясендә 10 000нән артык кеше теркәлгән. Шуларның 70-80е актив кулланучы булып тора. Хәзерге вакытта 90 меңнән артык мәкалә бар, 900дән артык яңа бит булдырганбыз. Википедиянең эшчәнлеге белән 55-56% кеше телефон, смартфон, гаджет, планшетлар аша таныша. Россия телләре арасында мәкаләләр саны буенча без, 5нче урында. Тик бу нәтиҗә белән генә чикләнеп калырга теләмибез. Алга таба Татар Википедиясен үстерергә һәм кулланучылар, интернет-чыганакның эшчәнлегендә катнашучылар санын арттырырга омтылабыз”, - диде ул.
Фәрһад Фәтхуллин фикеренчә, Татар Википедиясен үстерү өчен аны һәрдаим рекламалау мөһим. “Безгә реклама җитми. Шуңа күрә күпләр интернет-чыганакның эшчәнлеге хакында тулысынча аңлап бетерми. Хәзерге вакытта Википедиядә эшләүгә өйрәтү белән “Сәләт”тә шөгыльләнәләр. Безнең “Сәләт вики-мәктәбе” үзенең эшчәнлеген 2016 елда башлап җибәрде. Теләгән һәркем катнаша, мәкаләләр яза ала”, - диде ул.
Беренче уку-укыту сессиясе башланган, вики-мәктәптә 13 укучы белем ала. Киләчәктә Татар Википедиясе активистлары мәктәпләрдә вики-түгәрәкләр булдырырга ниятли.
ИА "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: