Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрит Гадбелганиев Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде

Фәрит Гадбелганиев ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде һәм ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президен...

Фәрит Гадбелганиев ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде һәм ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кичә моңрчы икътисад министры вазифасын биләгән Артем Здунов Дагыстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнде. Ул Татарстан Республикасы икътисад министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде, диелә ТР Президенты Указында.
Фәрит Габделганиев Казанда туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.
2009-2015 елларда Универсиада авылы мэры вазифасын биләде. 2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Өйләнгән, ике баласы бар.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: