Фәрит Мөхәммәтшин: «Әти командировкаларга, партия укуларына киткәндә, әни белән хат алыша торган була
Кадерле кешеләремнең бер-берсенә язган хатларын бүген дә кайта‑кайта укыйм.
Андагы наз, ихласлык, йөрәк җылысы күңелне алгысытып, матур хатирәләргә алып кайта. Әти хатларында «Маһинурым-күз нурым» дип яза, ә әни аны «Хәйруллам» дип йөртте. Еш кына әти әнигә яратып «карчыгым» дип эндәште. Үз эченә күпме җылылык сыйдырган шушы сүз безнең гаиләгә дә үтеп керде, хәләл җефетем Луизага да вакыт‑вакыт «карчыгым» дип эндәшәм..."
Добавить комментарий