Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу хокук - Россия федерализмының иң мөһим казанышларыннан берсе»

Бүген Казанда «Россия Федерациясе төбәкләре арасында тышкы элемтәләр. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшен башлады. Аның ачылышында Татарстан Дәүләт Советы...

Бүген Казанда «Россия Федерациясе төбәкләре арасында тышкы элемтәләр. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшен башлады. Аның ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Республика парламенты спикеры фикеренчә, Татарстан чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек «ике яклы нигездә дә, күпьяклы икътисади һәм сәяси мәйданчыклар аша да, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлеге форматында да» үсеш кичерә. Парламент башлыгы сүзләренчә, санкцияләр, икътисади кризис шартларында ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерүнең Россия өчен дә, Татарстан өчен дә перспективасы бар.
Татарстан, тышкы икътисади, мәдәни, фәнни һәм белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекне эзлекле төстә үстереп, Россиянең тышкы дөнья белән элемтәләрен киңәйтүгә үзеннән зур өлеш кертә. «Россия төбәкләренең халыкара тышкы икътисади эшчәнлеккә хокукы РФ Конституциясенең 72нче маддәсендә беркетелгән. Безнең күзлектән караганда, әлеге хокук – Россия федерализмының иң мөһим казанышларыннан берсе», - дип ассызыклады Татарстан Парламенты башлыгы.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: