Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе көнен билгеләү турында искә төшерде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 27 ел элек Татарстан парламентының республика Конституциясен кабул итүе һәм 6 ноябрьдә бәйрәм көне дип игълан итүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты...
«Хөрмәтле коллегалар, әгәр Татарстан Республикасы Конституциясе көне турында Законны кабул итсәк, бу көнне бәйрәм көне дип игълан итү турында каршы килмәссезме? Әлеге закон өчен тавыш бирүегезне сорыйм», — дип сөйли язмада 1992 елның 6 ноябрендә Фәрит Мөхәммәтшин.
Бәйрәмне игълан итү өчен 204 парламентарий тавыш биргән, икесе тавыш бирми калган.
«Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! - ди Дәүләт Советы Рәисе, тавыш бирү нәтиҗәләре белән танышканнан соң. - Бүгеннән башлап Татарстан Республикасында 6 ноябрьдә, безнең карар нигезендә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Бүген бәйрәм, һәм мин сезне һәм барлык республика халкын бу бәйрәм көне белән котлыйм!»
- Бүген Татарстанда Республика Конституциясе турында түгәрәк өстәл узды. Документ төбәкнең динамик үсеше өчен нигез булды. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, очрашуда катнашучыларның барлык тәкъдимнәре анализланачак, парламент шулай ук Татарстан Конституциясе нигезләмәләрен һәм идеяләрен аңлату эшен алга таба да дәвам итәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий