Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында: «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз»

Татарстан Татарстан дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен хәл итү юлын табачак.«Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремленә б...

Татарстан Татарстан дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен хәл итү юлын табачак.
«Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремленә бүләкләү тантанасына җыелган татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.
«Республика үсеш кичерә, актив рәвештә алга бара, әмма бу бездә проблемалар юк дигән сүз түгел. Без телләрне укыту мәсьәләсендә яңа карарлар эзлибез, - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы. - Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк. Владимир Владимирович Путин нәкъ шул турыда әйтте дә».
«Әлеге мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында русларның – татарларга, татарларның русларга начар мөнәсәбәт күрсәтә башлавы турында мәкаләләр дөнья күрә. Безнең карар шуларга җавап булачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: