Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Фәрит Хәнифов Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Бу турында указга Татарстан Президенты Рөс...

Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Бу турында указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.
Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов Татарстанның Төзелеш министрлыгын 2020 елы башыннан җитәкләде. Аңа кадәр ул Россиянең Дәүләт экспертизасы баш идарәсенең Казан филиалы башлыгы иде.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына башлык итеп Марат Айзатуллиины билгеләде. Ул республиканың Инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы иде.
Фәрит Хәнифов «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исемнәренә лаек. Шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» һәм «2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда казанышлары өчен» медальлләре белән бүләкләнгән.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: