“Fashion Iftar” – билетлар инде калмаган!
14 март көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә юбилей, унынчы тапкыр «Fashion Iftar» узачак. Әлеге проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева кичә шушы уңайдан хәйрия ифтары үткәрде. Ул берничә ноктада узды. “Татарстан” журналы исә “Туган авылым” комплексына чакырулы иде.
Быелгы “Fashion Iftar”ның төп төсе зәңгәр һәм ачык зәңгәр булачак.
Җәннәт Минһаҗева сүзләренә караганда, юбилей ифтары татар мәдәниятенә, нәсел-тамырларына, шулай ук ирек темасына багышланачак. Fashion Iftar Рамазан аенда мөселманнар өчен иң изге чорда үткәрелә. Чара 2017 елдан бирле бары тик хатын-кызларны гына җыя. Катнашуның мәҗбүри шартларының берсе булып дресс-кодны үтәү тора: кунаклар билгеле бер төстәге киемнән һәм башларын капларга тиеш.
Шунысы кызык – билетлар ел саен санаулы сәгать эчендә алынып бетә. Быел да шулай булган.
Добавить комментарий