Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Фатирда инкубатор тора!

Фатирда инкубатор тора!

Хәерле көн, дуслар. Яндыра, шулай бит. Атна азагына эсселек кимергә тиеш. Хәер, җәй шундый булырга тиеш тә. Кайбер якларда инде печән өстенә дә чыктылар. Һәм... тавык-чебешләр дә өлгерде. Күпләр аларны йолкып, туңдыргычка тутыра.

13 июня 2024

Соңгы елларда зуррак чебешләр сатып алабыз, мәшәкате азрак. Ә менә Казанда яшәүче журналист Лилия Гәрәева чебиләрне инкубаторда үзе чыгара. Бу шөгыле турында ул бик яратып сөйли:
-Чебиләрне башта бер атна Казандагы квартирабызда тотам. Аннан авылга кайтарам. Моны үземнең ике атналык җәйге ялыма туры китерәм. Кечкенә вакытта аларга гел күз-колак кирәк, үзләрен генә калдырып китеп булмый. Ике атна яшь бала караган кебек итеп авылда карыйм. Алар аннан безнең ярдәмсез генә диярлек үсә, чөнки безгә Казанга китәргә кирәк. Ирем ясаган бункерлы җимлеккә 3 капчык азык сыя. Суны махсус поилкадан эчәләр. Дөрес, су белән проблема бар: 75 литрлы мичкәдәге су 3 кенә көнгә җитә. Рәхмәт яусын туган апайга, суны ул килеп өстәп китә. 45-50 көннән чебиләр үсеп җитлегә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: