Фатирлар басу чоры башланды, сак булыгыз - Эчке эшләр министрлыгы
Министрлык республика халкына фатирларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.2017 елның март аенда полиция хезмәткәрләре йортлардан 39 тапкыр әйбер урлаган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта брифингта Россия...
Явыз ниятле кеше билгеле сайтларда йортларны тәүлекләп арендага бирү турындагы белдерүләрне тапкан. Фотографияләр буенча кыйммәтле әйберләр булганнарын сайлаган. Тоткарланган ир-ат фатирында барлык фотолар да табылган.
Полиция хезмәткәрләре хәзер ял һәм дача сезоны башлануын искәртә. Шунлыктан республика халкын бик сак булырга һәм фатирларны караучысыз калдырмаска чакыра.
Урлау очрагы булганда, “кайнар эздән” тоту өчен, шунда ук полициягә хәбәр итү сорала. Шулай ук, оператив тикшерү төркеме килгәнче, җинаять эзләрен саклау, алар тотынырга мөмкин булган җирләргә, әйберләргә кагылмау мөһим – алар буенча эксперт-криминалистлар эшли.
“Татар-информ”
Добавить комментарий