Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Федераль Сабан туе батыры Түбән Новгород көрәш федерациясе җитәкчесе итеп сайланды

30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында Түбән Новгород өлкә билбау көрәше федерациясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар ко...

30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында Түбән Новгород өлкә билбау көрәше федерациясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада федерациянең яңа президентын һәм идарә әгъзаларын сайладылар. Федерациянең гамәлдәге президенты Мәксут Сәмиуллин төп хезмәт урынын алыштыру һәм эше күп булуы сәбәпле алга таба президент вазифасын башкара алмавы турында әйтте һәм әлеге вазифага Түбән Новгородның 1нче спорт мәктәбе директоры Рөстәм Садыйков кандидатурасын тәкъдим итте.
Рөстәм Садыйков – грек-рим һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларның җиңүчесе, ветераннар арасында грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы. Ул 2016 елда Түбән Новгородта узган Федераль Сабан туенда билбау көрәше буенча абсолют чемпион булып танылды һәм аның бүгенге көндә өлкәдә татар көрәшен үстерү теләге зур.
Федерация идарәсе Рөстәм Садыйков кандидатурасын бертавыштан хуплады, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/federal-saban-tue-cempiony-tuban-novgorod-olka-bilbau-korase-federaciyasen-itaklade-5863681
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: