Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Фәрит Шәйхетдинов Болгариядә көрәш оештырды

Фәрит Шәйхетдинов Болгариядә көрәш оештырды

Болгария башкаласы София шәһәрендә быел да Сабантуй узган. Матур гадәт буенча анда янә халыкара көрәш федерациясе вәкилләре булып кайтты."Ак Барс" Көрәш Сарае генераль директоры урынбасары, Татарстанн...

10 июня 2019

Болгария башкаласы София шәһәрендә быел да Сабантуй узган. Матур гадәт буенча анда янә халыкара көрәш федерациясе вәкилләре булып кайтты.
"Ак Барс" Көрәш Сарае генераль директоры урынбасары, Татарстанның данлыклы көрәшчесе һәм күп шәкертләр тәрбияләгән остаз Фәрит Шәйхетдинов узган ял көннәрендә Болгариянең София каласында узган Сабан туенда катнашты. Йөзләгән тамашачыны, биредә яшәүче татарларны һәм башкортларны туплаган әлеге матур чарада татарча көрәш буенча да ярышлар узды. Моннан берме, икеме ел элек биредә Ремис Ильгамов булып, җирле көрәшчеләр белән беренче көрәш дәресләре уздырган иде.
Фәрит Шәйхетдинов сүзләренә караганда, Софиядә узган Сабантуй бик матур, җылы тәэсир калдырган. Башкорт һәм татар артистлары, җырчылары һәм биючеләре катнашында узган бәйрәм барысына да ошады, ди ул. Көрәш ярышларында килгәндә, анысы балалар арасында узган, ә олылар арасындагысы 75 к.га кадәр һәм аннан авыррак үлчәүләрдә үткән. Җиңелерәкләр арасында Мартин Тинев җиңү яуласа, авырлар арасында Денис Кукушевка тиңнәр табылмаган.
%d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f1 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f2 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f3 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f4 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f5 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f6 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f7 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f8 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f9 %d1%81%d0%be%d1%84%d0%b8%d1%8f10

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: