Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Февраль карга бай, апрель суга бай

Хәерле көн, дуслар! Буранда күмелеп калмадыгызмы?

Туктаусыз яуган кардан Казан бүген уянып килә кебек: зур юллар чиста, әмма йорт ишегаллары әле һаман кар эчендә утыра. Тик кичкә хәл үзгәрәчәк, дип ышандыра бу эш өчен җаваплы хезмәтләр. Бүген Казан мәктәпләре дистант форматта укый. Шулай ук шәһәр муниципаль парковкаларыннан файдаланган өчен түләү алынмаячак. Кем әйтмешли, ил белән булганны күтәрәбез, аерым хәсрәтләр килмәсен.

Кар-бураннар белән кышның соңгы аена да аяк бастык. Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза, димәк язга да күп калмый…

Февральдә халык сынамышлары нинди соң?

-Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
-Февраль карга бай, апрель суга бай.
-Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар.
-Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
-Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
-Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
-Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
-Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
-Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
-Кар күп ятса, үлән калын булачак.
-Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера