Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Фирдүс Зәйнуллин Питрәч данын яклады?

Фирдүс Зәйнуллин Питрәч данын яклады?

Питрәч районы вәкилләре 16 ел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында  Сабантуй бәйрәме кунаклары булалар һәм Татарстанны тәкъдим итәләр. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин...

05 июля 2019

Питрәч районы вәкилләре 16 ел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында  Сабантуй бәйрәме кунаклары булалар һәм Татарстанны тәкъдим итәләр. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Бу вакыт эчендә Городище районы, Урта Әләзән авылы һәм Питрәч районы җитәкчелеге арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Без бу дуслыкның кадерен беләбез. Пенза өлкәсеннән килгән кунакларны Питрәч Сабан туенда күрергә һәрвакыт шатбыз", - дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин сәламләү чыгышында.
Альберт Хәбибуллин бәйрәмгә килгән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевка бүләккә Коръән тапшырды. Шулай ук ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Җирле халык безнең артистларны - мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен аеруча зур куаныч белән каршы алды. Фәнил Мисалов, Илнур Хәлимов, Ирек Әхмәтшин һәм "Сәяр" халык вокал ансамбле аларны татар телендә җырлар белән сөендерделәр.
Монда республика данын яклаган спортчылар да аерылып торды. Милли көрәштә Татарстан спортчысы Фирдүс Зәйнуллин абсолют батыр булды. Питрәч делегациясе составындагы көрәшчеләр Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм Рөстәм Сабиров үз үлчәү категорияләрендә призерлар булды.
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы Европаның иң зур татар авылы булып санала. Бүгенге көндә анда 10 меңнән артык татар яши, дип яза pestrecy-rt.ru
%d0%b1%d0%b5%d0%b7%d1%8b%d0%bc%d1%8f%d0%bd%d0%bd%d1%8b%d0%b9

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: