Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Фото кую да гөнаһ!”

Җомга мөбәрак булсын, дуслар. “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән социаль челтәрләрдә үзеңне дөрес тоту турында сөйләштек

 -Социаль челтәрләрне аңламыйм, үзеңнең яхшы эшләрең белән мактану – гөнаһ. Начар эшләреңне күрсәтү дә гөнаһ, начарлыгың белән мактанган буласың. Фото кую да гөнаһ, чөнки күп вакыт хатын-кызның гаурәте капланмаган була. Хатын-кыз урамнан яулыксыз үтсә, аны 20 яки 100 кеше күрергә мөмкин. Ә социаль челтәрләрдә кимендә 10 мең кеше карый. 10 мең кеше алдында гөнаһ кылды дигән сүз.

-Тик социаль челтәрләрдә гаурәтен каплаган мөселман кызлары, хәзрәтләр дә фотолар да куя.

-Мулла инстаграмда вәгазь язса бер хәл, мәсәлән: Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Көнегезне сәдака белән башлагыз”, - дигән, менә сиңа вәгазь. Бу үзеңне мактау түгел. Тегеләй, болай эшләдем, дип мулла үзен яза икән, гаурәтен төшереп җибәргән кыздан бернәрсәсе белән дә аерылмый.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера