Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: К.Тинчурин исемендәге театр

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорда Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спорт сөючеләргә һәм башкала кунакларына мәдәни программа әзерләде.14 июньдә...

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорда Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спорт сөючеләргә һәм башкала кунакларына мәдәни программа әзерләде.
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: К.Тинчурин исемендәге театр
14 июньдә театрда “Гомер буе сине көттем” (И.Гали) спектакле булачак.
18 июньдә “Назлы кияү” (К.Тинчурин) пьесасы куелачак.
19 июньдә “Ефәк баулы былбыл кош” (А.Гыйләҗев) әсәре тәкъдим ителәчәк.
20 июньдә “Мәхәббәт бакчасы” (Ш.Фәрхетдинов) пьесасы уйналачак.

Театр сәхнәсендә шулай ук 21 июньдә – “Алай түгел болай ул” (Т.Миңнуллин), 22 июньдә – “Алтын көз” (Ш.Фәрхетдинов), 25 июньдә “Өзелгән яфраклар” (Р.Габделхакова) пьесалары күрсәтеләчәк.

26 июньдә – “Күрәсем килгән иде” (И.Мәхмүтова), 27 июньдә – “Кияүләр” (Х.Вахит), 28 июньдә “Гомер буе сине көтәм” (И.Гали) спектакльләрен карап булачак.
Барлык спектакльләр 18.30 сәгатьтә башлана.

 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: