Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Габдулла Кариевны искә алачаклар

Сигезенче май көнне сәгать 15:00дә Габдулла Кариевның тууына 133 ел хөрмәтенә татар зыялылары һәм актер эшчәнлегенә битараф булмаучылар, Яңа татар бистәсе зиратында җыелып, аны искә алачаклар. Бу хакт...

Сигезенче май көнне сәгать 15:00дә Габдулла Кариевның тууына 133 ел хөрмәтенә татар зыялылары һәм актер эшчәнлегенә битараф булмаучылар, Яңа татар бистәсе зиратында җыелып, аны искә алачаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов хәбәр итте.
Искә алу чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы әгъзалары, Габдулла Кариев театры артистлары, татар җәмәгатьчелеге катнашыр дип көтелә.
“Кичке биштә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында актерның якташлары, Норлат районыннан килгән театр тамашачылар өчен спектакль куячак. Кичке җидедә килгән кунакларга һәм мөселман кардәшләребезгә “Туган авылым”да ифтар үткәреләчәк”, - дип сөйләде Фәрид Мифтахов.
“Габдулла Кариев татар театры өчен күп эш эшләгән шәхес, аны татар театры атасы диләр. Татар артисты кабере янында җыелу инде күптәннән матур гадәткә керде. Артистның тормышын өйрәнү әле дәвам итә", - диде ул.
Җитәкче дин әһелләре, зыялыларны Габдулла Кариев кебек татар шәхесләре белән таныштыруны берләштерү өчен әһәмияте зур булуын әйтте.
“Зыярәт кылу, искә алу – үзебез өчен дә тәрбия. Бу дөньяга кеше килә дә китә, үзебезгә дә нәтиҗә ясарга кирәк. Киләчәккә якты эзләр калдыру өчен дога кылып торабыз”, - диде Фәрид Мифтахов.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: