Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Сәлам, Габдулла” дигән флешмоб була
26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында “Сәлам, Габдулла” дигән флешмоб була. Чарада катнашучылар опера театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәленнән алып Т...
- Флешмобның максаты – һәйкәлләр арасында бер километр озынлыкта кешеләр чылбыры ясау. Алар Театраль, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачак. “Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торачак – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары”, - диде матбугат хезмәткәре.
“Опера театры янында торган беренче кеше Тукайга: “Сәлам, Габдулла”, - дип, исемен әйтер, ә аннары үзен икенче кеше белән таныштырыр. Шулай итеп танышу бөтен чылбыр буенча узар. Соңгы кеше инде сквер һәйкәленә “Сәлам, Габдулла”, дип, акцияне тәмамлар”, - диде ул.
Оештыручылар сүзләренчә, әлеге флешмоб ярдәмендә Габдулла Тукайның кешеләргә никадәр дәрәҗәдә якын булуы, татарларны берләштерүдәге роле беленәчәк. “Бу чылбыр — Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту”, - ди оештыручылар.
“Тукай яшь каһарман, яшьли киткән һәм яшьләрне илһамландыручы шәхес. Әлеге флешмобта “Сәлам, Габдулла, без әле дә синең телдә сөйләшәбез” дигән фикер җиткерелүен телибез”, - диде матбугат хезмәткәре.
- Флешмобның оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Әлеге чарада катнашыр өчен, сылтама буенча кереп теркәлергә кирәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий