Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 116 пар үз никахын теркәргә ниятли

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 116 пар үз никахын теркәргә ниятли. Бу хакта эшлекле дүшәмбе кысаларында ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәридә Гыйлемханова белдерде.Ул билг...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 116 пар үз никахын теркәргә ниятли. Бу хакта эшлекле дүшәмбе кысаларында ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәридә Гыйлемханова белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйрәм атнаның иң кирәкле көненә – шимбәгә туры килгән. Нәкъ менә шушы көндә, гадәттә, яшьләр язылышалар да. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 116 пар никахын рәсмиләштерер дип көтелә, шул исәптән "Казан" гаилә үзәгендә 63 пар  гаилә корачак.
Бу көнне әлеге үзәктә зур шәһәр бәйрәме узачак. Интерактив мәйданчыклар 16:00 эшли башлый.
Шулай ук, бәйрәм кысаларында, гадәткә кергәнчә,мәхәббәт һәм тугрылык өчен махсус медаль белән бүләкләү узачак, аны 12 пар алачак. Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләсе - Хәйретдиновлар бар. Алар быел 70 ел бергә гомер итүен билгеләп үтте.
Бәйрәм концерт һәм флешмоб белән тәмамланачак, ә көн дәвамында “Гаилә” үзәгендә фуд-корт һәм фотозона эшләр дип көтелә.
"Гаиләдән дә мөһимрәк әйбер юк, — дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин. — Һәм иң төп мисал — без үзебез, хөрмәтле коллегалар, безнең гаиләләребез".
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия Гаилә һәм тугрылык көнен беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә билгеләп үттеләр.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: