Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев хәбәр итте.“Аллага шөкер, атна дәвам...

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев хәбәр итте.
“Аллага шөкер, атна дәвамында мәчетебездә дини гыйлем эстәргә теләүчеләр өчен дәресләр оештырыла, – ди Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Исламның актуаль темаларына багышланган лекция, вәгазьләр укыла. Иске татар теле, хәзерге татар теле буенча белем алырга теләүчеләр безгә рәхим итә ала. Дүшәмбе көннәрендә уза торган хәдис дәресләрен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып бара. Исламның актуаль мәсьәләләренә кагылган темаларны сишәмбе көннәрендә шәхсән үзем уздырам. Шулай ук, читтән дә хәзрәтләр чакырабыз. Иске татар теле дәресләрен Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып бара. Чәршәмбе көннәрендә хәнәфи мәзхәбе, шәригать сабаклары турында Булат хәзрәт Мөбәрәков бәян итә. Галиев мәчетендә дискуссия клубы эшли. Анда һәрвакыт яшьләр җыела. Төрле темаларга фикер алышулар оештырыла. Җомга көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гакыйдә дәресен алып бара. Бу дәресләргә кичке ястү намазыннан соң килергә мөмкин. Мәчеттә дини кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла. 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе уздырачакбыз. Мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык, Бәраәт кичәсе һәм гомумән дини бәйрәмнәрнең барысын да зурлап билгеләп узабыз”.

Белешмә өчен: Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексында урнашкан. Әлеге тарихи мәчет озак еллар ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нияз Халит әзерләгән фотоальбом-китабында Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске Татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелүе турында бәян ителә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган була. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә атап йөрткәннәр.Тарихи документлар буенча мәчеттә беренче намаз 1800 елда башкарылган.
Заманында Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә булган. Мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләр тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган.
Совет хөкүмәте вакытында мәчетнең язмышы аяныч: 1930 нчы елларда манарасы алына. 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнашкан була. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була. 2015 елның 1 июлендә ике гасыр элек төзелгән Галиев мәчетенең яңа манарасына ай куела.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: