Гармун төзәтүнең ние бар?
Балтач районының Чепья авылында яшәүче Рифат Гафиуллин лаеклы ялга чыккан гармуннар төзәтә башлаган. Оста бүген җәмәгате Залия апа белән яши. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар гаиләләре белән читтә гомер итә икән.
Бишенче сыйныфта укыганда Рифат Гафиуллин гармуннар белән җенләнә.
-Тик әти гармунны бирми иде,- диде оста. – Алай гына да түгел, ул аны бикләп китә иде. Хәер, мин аны хәзер аңлыйм да. Без бит МТС паркында уйнап үскән малайлар, миңа бөтен әйберне сүтеп карарга булсын. Әти моны яхшы чамалаган. Шуның өчен дә үсмер чакта гармун сирәк эләкте. Беренче гармунымны өйләнгәч кенә алдым.
-Ә гармун, тальяннар төзекләндерергә кемнән өйрәндегез?
-Интернеттан да карадым, Чепьядагы бер оста янына да барып өйрәндем. Остарып кына киттем дигәндә, сәламәтлек бетеп куйды. Ә бу вак эш, күп вакыт сорый. Хатын да, балалар да сүгә, озак утырма, диләр. Югыйсә гармуннар ясар өчен бөтен эш коралларым да бар. Шулай да илһам килгәндә эш өстәле янына килеп утырам әле. Кечкенә тальяным да, берничә гармуным да бар, аларда да уйныйм. Зерә рәхәт булып китә. Балачактан күңелгә кереп калган татлы да, тансык та бер шөгыль ул...
Язманың тулы варианты журналыбызның гыйнвар саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий