Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский истәлегенә концерт әзерләнә

Мәскәүдә 24 ноябрьдә Татар мәдәни үзәгендә Газиз Айдарскийның тууына 120 ел тулуга багышланган концерт узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбу...

Мәскәүдә 24 ноябрьдә Татар мәдәни үзәгендә Газиз Айдарскийның тууына 120 ел тулуга багышланган концерт узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның истәлегенә башкаланың Татар мәдәни үзәге бинасында мемориаль такта куелды.
Чараның алып баручысы һәм оештыручысы Газиз Айдарскийның һәм Сара Садыйкованың кызы - Әлфия Айдарская. Ул бервакыт Татар мәдәни үзәге бинасында үзен өйдәге кебек хис итүе, чөнки аны балачактан ук белүе турында әйткән иде. «Мәскәү халкына зур рәхмәт. Чөнки үз вакытында нәкъ менә алар барлык тамашачыларга җырчы Сара Садыйкованы ачты. Мәскәү аның университеты булды», - диде Әлфия Газиз кызы.
Концерт программасында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева һәм Лариса Маслова (виолончель), Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов һәм Рөстәм Гыйльфанов, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы Гөлнара Байназарова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов (концертмейстер), Казан театр училищесы студентлары – Айгиз Фәттахов, Венера Низамова, Фәрхәд Мөхәммәдҗанов катнашачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: