Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Генераль прокуратура мәктәпләрдә туган телләрне өйрәтүнең иреклелеген тикшерәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Генераль прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдә «РФ гражданнарының РФ халыклары телләре һәм РФ составындагы республикаларның дәүләт телләре исәбеннән туган телне ир...

Россия Президенты Владимир Путин Генераль прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдә «РФ гражданнарының РФ халыклары телләре һәм РФ составындагы республикаларның дәүләт телләре исәбеннән туган телне ирекле рәвештә өйрәнүне тәэмин итүгә» кагылышлы закон нигезләмәләренең үтәлешен тикшерергә йөкләмә бирде, дип хәбәр итә «Коммерсант».
Генераль прокурор Юрий Чайка һәм Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов йөкләмәнең үтәлешенә җаваплы затлар итеп билгеләнгән. Бу хакта быелның июлендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышының йөкләмәләр исемлегендә сүз бара. Президентка тикшерү нәтиҗәләре турында 30 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиешләр.
Шунысын да искәртик, Совет утырышында Владимир Путин: «Кешегә үз туган теле булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итәргә дә, рус телен укыту дәрәҗәсен киметергә дә ярамый», - дип белдергән иде. Ул билгеләп үткәнчә, рус телен «һәркем белергә тиеш», әмма башка телләр мәҗбүри рәвештә өйрәтелергә тиеш түгел.
Татарстанда татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә өйрәтелә. Бу – 1992 елгы төбәк законында каралган. Анда әйтелгәнчә, гомумбелем бирү, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ике тел дә тигез күләмдә өйрәтелә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: