Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Гидрометеорология идарәсе җитәкчесе: Татарстанда Мәскәүдәге кебек һава шартлары көтелми

Татарстан буйлап башта җылы, аннан салкын һава фронты үтү сәбәпле, республикада һава торышы начарланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидро...

Татарстан буйлап башта җылы, аннан салкын һава фронты үтү сәбәпле, республикада һава торышы начарланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
“Әмма бездә Мәскәүдәге кебек һава шартлары көтелми”, – диде ул. Шул ук вакытта, Феликс Гоголь республикада климатның үзгәрүен дә билгеләп үтте.
“Бу исә һава торышының гадәттән тыш хәл очракларының артуына китерәчәк. Шул исәптән, Татарстан территориясендә куркыныч яный торган күренешләр дә ешаячак. Шуңа да мондый һава торышына алдан ук әзерләнергә кирәк. Бу, бигрәк тә, төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы өлкәләренә кагыла”, – диде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: