Голикова WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу өчен Казанга килде
РФ вице-премьеры Татьяна Голикова WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен Казанга килде. «Казан» Халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу ха...
«Татьяна Голикова Рөстәм Миңнеханов озатуында «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә чемпионат финалының ярыш мәйданчыкларында булачак, экспертлар һәм ярышларда катнашучылар белән аралашачак, WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли белән очрашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, РФ вице-премьеры һәм Татарстан Президенты һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатның пленар сессиясендә чыгыш ясаячак.
Татьяна Голикова шулай ук Казанда узачак һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша.
"Татар-информ"
Добавить комментарий