Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 26 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак

26-нчы июньдә Казанның «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләренең 5766 чыгарылыш укучысы бәйрәм кунагы булачак. Бүген эшлекле дүш...

26-нчы июньдә Казанның «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләренең 5766 чыгарылыш укучысы бәйрәм кунагы булачак. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов чыгарылыш укучыларын бәйрәм чарасында нәрсә көтүе турында сөйләде.
Спикер соңгы 12 елда Казанда мәктәпне тәмамлаучылар өчен гомумшәһәр соңгы кыңгырау уздырылуын искәртте. Бу бәйрәм гадәттәгечә май аенда, бердәм дәүләт имтиханын тапшыру алдыннан уза иде. «Укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән берлектә укучыларны имтиханнарга әзерләнүдән читләштермәү һәм имтихан марафоны ахырында ук алар өчен чыгарылыш кичәсен оештыру турында карар кабул ителде», - дип сөйләде А.Фәизов.
Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана. Кичә дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэп башкаручы Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак. «Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмдә рәсми өлешнең мөмкин кадәр азрак булуын, ә бию һәм ял итү өчен күбрәк вакыт бүленүен махсус сорадылар», - диде А.Фәизов.
Бу кичәдә мәктәпне тәмамлаучылар җыелма хор белән бергә Sforzando оркестры һәм A-class рок-төркеме аккомпанементы астында караоке режимында «Балачак кая китә» композициясен башкарачак. Кичәнең кульминациясе традицион мәктәп вальсы булачак. Аны 600 тугызынчы сыйныф укучысының җыелма хоры астында 150 бию пары башкарачак, ә аннары күккә азатлык һәм яңа тормыш этабына керү символы буларак йөз күгәрчен очырачаклар.
Кичәдә шулай ук иң яхшы укучыларны бүләкләү булачак, алар арасында бөтенроссия һәм халыкара профильле олимпиадаларда күпсанлы җиңүчеләр дә бар. «Казан инде алтынчы ел рәттән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шәһәрләр рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында бара», - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Бәйрәм 21.30 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак.
«Без гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең матур традициягә әверелүен теләр идек», - дип өстәде А.Фәизов.
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, чыгарылыш кичәсе һәр кеше тормышында иң якты вакыйгаларның берсе, шуңа күрә бәйрәмне лаеклы итеп уздырырга кирәк дип искәртте. «Күпләр үзләренең чыгарылыш кичәләрен хәтерли. Мәктәпне тәмамлаучыларның тормышында бу мөһим этап, шуңа күрә әлеге бәйрәм истә калырлык булсын иде», - дип йомгаклады Д.Калинкин.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: