Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәңге күңелдә калырсың, Госман абый...

Мәңге күңелдә калырсың, Госман абый...

Китәләр... Бүген бик аяныч яңалык килеп иреште – 1997-2005 елларда “Татарстан”  журналының бүлек мөхәррире вазыйфасын башкарган журналист, язучы Госман Гомәр вафат. Әле ике атна элек чамасы гына редак...

03 марта 2020

Китәләр... Бүген бик аяныч яңалык килеп иреште – 1997-2005 елларда “Татарстан”  журналының бүлек мөхәррире вазыйфасын башкарган журналист, язучы Госман Гомәр вафат. Әле ике атна элек чамасы гына редакциябезгә кереп, гадәттәгечә шаяртып, хәл белеп чыккан иде. Саубуллашуы булган икән... Ни кызганыч...
Госман ага безнең күңелләрдә көр күңелле, үткен каләмле, кешелекле булуы белән мәңге истә калачак.  Тыныч йокла, каләмдәшебез. Урының оҗмах түрләрендә булсын... Якыннарына күркәм сабырлык телибез.
2018 елның гыйнвар санында, Госман аганың 85 яшьлек юбилее алдыннан, аның белән язма әзерләгән идек. Шуннан өзек бирәбез... 
 %d0%b3%d0%be%d1%81%d0%bc%d0%b0%d0%bd
“...Журналистларның дәрәҗәсе бик зур иде без эшләгән чорда. Казаннан килгәч тә, башта туп-туры район җитәкчелегенә керә идек. Бүген генә ул журналистлар берәр түрә янына барасы булса, алдан әллә ничә кат шалтырата, хат яза. Безнең заманда журналистика чынлап та дүртенче хакимият иде. Һәм аның сүзе дә үтте. Берәр җитәкчекне яки аерым хәлне тәнкыйтьләп чыгасың икән, икенче көнне үк чарасы күрелә.
Журналистикага 1952-1953 елларда килдем. ”әл-Ислах” газеталарында эшләгән хөрмәтле каләм ияләре белән бергә эшләргә туры килде. Аларда күп нәрсәгә өйрәндем, дип саныйм. Берсендә баш мөхәррир язманы кире бирде: “Хатасын үзең тап!” - ди. Кат-кат укып чыктым, аннан гына күрдем: бер бит текстта ике “булды” сүзе язылган икән. Текстның төзелешенә, җөмләләрнең камил булуына игътибар шулкадәр зур иде. Безгә карата да таләпчән булдылар редакторлар.
85  яшемне тутырсам да, Аллага шөкер, үземне яхшы хис итәм. Мәчеткә биш вакыт намазга йөрим. Каләмне дә читкә куймадым, китап нәшер итәргә җыенам, “Мәдәни җомга” газетасына язам. Әле тормышка ашырасы планнарым да байтак...”
 
“Татарстан” журналы турында:
“Татарстан” журналы темалар, язу стиле белән башка басмалардан һәрвакыт аерылып торды. 1990 нчы елларга кадәр академик басма саналса, 2000 нче елларда ул тәнкыйди, тормышка якынрак мәкаләләр бастыра башлады. Бүген журнал мин белгәннән бирле өченче тапкыр үзгәреш кичерә. Бүген ул халыкка якынрак, минемчә, гади кешеләрнең тормышы, яшәеше турында яза. Яратып укыйм журналны. Заман хәлләреннән, яңалыклардан хәбәрдар булырга, тормыштан артта калмаска тырышам”.
 
Руфия Фазылова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: