Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Иван Гущин: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарихи үрнәкләр буенча реставрацияләнәчәк

Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналарын реставрацияләү аны укытучылар һәм шәкертләр өчен уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта барлык төзекләндерү эшләре дә тарихи үрнәкләр буенча башка...


Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе биналарын реставрацияләү аны укытучылар һәм шәкертләр өчен уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта барлык төзекләндерү эшләре дә тарихи үрнәкләр буенча башкарылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан комитеты җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.


«Реставрация кысаларында югалган парапет киртәләре торгызылачак, тәрәзә һәм ишекләр, түбә алыштырылачак. Моннан тыш, фундаментларны тикшерү һәм ныгыту буенча эшләр планлаштырылган, шулай ук гидроизоляция мәсьәләләре хәл ителгән», — диде Гущин.


«Нигездә, сүз сүтү турында бармый, биналар комплексы дәүләт сагында тора һәм аеруча саклануга ия объект», — дип өстәде спикер.


Ул проект документларны әзерләгәндә комплекслы фәнни һәм тарихи тикшеренүләр үткәнен, реставрация проекты җәмәгатьчелектә фикер алышу узганын һәм Комитет тарафыннан 2018 елның октябрендә килешенгәнен искәртте.


2020 елда төзекләндерү планлаштырылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә язучы һәм драматург Галиәсгар Камал, революционер Хөсәен Ямашев, язучы Фатих Әмирхан, драматург Кәрим Тинчурин белем алган. Моннан тыш, «Галиев мәдрәсәсе»нең өч катлы бинасы һәм «Сәгыйт мәдрәсәсе»нең бер катлы бинасы төзекләндереләчәк.


Иван Гущин сүзләренчә, биналар комплексы ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә 1986 елда ук саклана торган объектлар исемлегенә кертелгән. Комплексның объект составын билгеләгәндә тирән тарихи тикшеренүләр үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча бары тик күрсәтелгән биналар гына саклауга куелган. Комплекс янында шулай ук мәдәни мирас объекты территориясеннән читтә урнашкан мәдрәсә каршындагы ике катлы тулай торак урнашкан. Бу бина саклау реестрларында тормый һәм шәһәрне формалаштыручы объект булып тормый.


«Төрле елларда бинага карата тикшеренүләр үткәрелде, шул исәптән Комитет тарафыннан да, аны ачыкланган мәдәни мирас объектлары реестрына кертү өчен нигез юк. Бу тулай торакның уникаль тарихи-мәдәни кыйммәте турында әйтеп булмый», - диде Иван Гущин.


Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матди техник базасын киңәйтү һәм яңа тулай торак төзү ниятләре барлыгын әйтте.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: