Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: Татар калфагы - Казан ханлыгы алыну символы

Сәнгать фәннәре докторы фикеренчә, калфак - нигезе югалу сәбәпле, формасын югалткан такыя.Татар калфагы Казан ханлыгы алынганнан соң, каты нигезе алынган такыядан барлыкка килгән баш киеме – Ш.Мәрҗани...

Сәнгать фәннәре докторы фикеренчә, калфак - нигезе югалу сәбәпле, формасын югалткан такыя.


Мисал итеп ул Сөембикәнең баш киеменә игътибар итәргә чакыра.
“Рәсемдә Сөембикә башында конус формасындагы очлы биек баш киеме – такыя күрәбез. Бу - төрки чыгышлы баш киеме. Ул, мәсәлән, төрки халык казахларда да бар. Астына киез куеп тегелгән баш киеме, ныклы нигезе булгач, формасын саклаган", - дип сөйләде ул.
Казан ханлыгы алынгач, татарның аксөякләре калмаган - морзалар чукындырылган, чукынмаганы җирсез калган. Шуның символы буларак, хатын-кызның баш киеме үзгәреш кичерә. Такыяны конус формасында тотып торучы нигезе алына һәм ул формасын югалта, салынып төшә. Сүз уңаеннан, калфакның мондый формасы турында мәгълүмат җырларда да саклана: "кыңгыр салган калфагы".
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова баш киеменең үзгәреш кичерүен Казан ханлыгы алыну символы булган дип белдерде. Ул татарларның ныклы нигезе юк дигәнне аңлаткан, ди галимә: "Калфак татарларның тарихтагы яңа хәлен, тоткан урынын күрсәткән”.
Лекция КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үтте.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: