Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Гүзәл белән Элвин, ниһаять, бергә!

Гүзәл белән Элвин, ниһаять, бергә!

Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның ат...

02 апреля 2019

Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән бергәләп "Красивая, хороший" җырын башкарган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
"Концертта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тамашачыларның күбесе яратып өлгергән "Красивая, хороший" җыры кабат аларның икесе башкаруында яңгырады", диелгән әлеге хәбәрдә.
Моңа кадәр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде.

Тамашада Гүзәл Уразова җырчы Согдиана, Динә Гарипова, Айдар Галимов белән дуэтлар башкарган. Аның олы кызы Эллари инглиз телендә җырлаган. Мәскәү җанатарлары тамашаны бик җылы кабул иткән.
Концертны "Беренче канал" алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барган.
Гүзәл Уразова белән Айдар Галимов башкаруында "Җырлыйм туган якта" хитын тамашачы аеруча җылы кабул иткән. Тамашада Илсөя Бәдретдинова, Муса Маликов, Алла Духованың "Тодес" балеты, "Казан" бию ансамбле дә катнашкан, дип яза Татар-информ
2-15-960x640

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: