Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Гыйнвар кар-буранлы булса, җәй көне яңгыр еш явар

Гыйнвар кар-буранлы булса, җәй көне яңгыр еш явар

Хәерле көн, дуслар. Елның беренче эш көне белән! Озын ялларда ел дәвамына җитәрлек көч тупладыгызмы? Сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән эшләргә язсын. Гыйнвар – елның иң салкын ае, кыш түбәсе. Быелгы кыш китапта язылганча – салкыны да бар, кары да җитәрлек. Инде көннең озынаюы да сизелә башлады: гыйнварда көн 1,5 сәгатькә озыная.

12 гыйнвар 2026

Гыйнварда халык сынамышлары нинди?
- Чәүкә һәм каргалар һавада очып әйләнсә – кар явар, карга утырсалар – җылыга, агачларның өске өлешенә кунсалар – каты суыкларга;
-Чыпчыклар чыркылдашса – җепшетә;
-Гыйнварда тукран шакылдата башласа – яз вакытыннан алда килә;
-Елның беренче ае җылы икән, яз соңара һәм май суык була;
-Ел башы суык булса, җәй эссе килә;
-Гыйнвар кар-буранлы булса, җәй көне яңгыр еш явар;
-Гыйнварның икенче яртысында кояшлы көннәр – яхшы уңышка;
-Гыйнварда озын һәм еш урнашкан боз сөңгеләре эленеп торса, уңыш яхшы булыр;
-Сукыр тычкан гыйнварда оясыннан чыкса – май салкын була;
-Гыйнварда март булса, мартта гыйнвардан курык.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера