Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хезмәтенә күрә хөрмәте 

Шушы көннәрдә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов үзенең күркәм бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтте.Физик культура һәм спорт өлкәсендә озак еллар эшләгән җитәкч...

Шушы көннәрдә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов үзенең күркәм бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтте.
Физик культура һәм спорт өлкәсендә озак еллар эшләгән җитәкчегә шул уңайдан Татарстанның һәм Россиянең югары бүләкләре дә тапшырылды. Аерым алганда, Россия Президенты Указы нигезендә Хәлил Шәйхетдинов 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен “Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре” мактаулы исеме белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүдә армый-талмый хезмәт күрсәтүе уңаеннан Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Россия Олимпия комитеты башкарма комитетының карары нигезендә исә ул Россиядә Олимпия хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен мактаулы билгесе белән бүләкләнде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: