2020 елда казанлылар беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын исәпләүне интернетта уза алачак
2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын исәпләүне үткәргәндә беренче тапкыр яңа технологияләр кулланачаклар. Барлык теләүчеләр дә дәүләт хезмәтләре порталы яисә мобиль кушымта ярдәмендә халык са...
2020 елда халык санын алуны үткәргәндә мәгълүмат җыю алымнары тамырдан үзгәрәчәк. Төп яңалык - мультиканальлек, ягъни халык санын алуны берничә юл белән уздыру мөмкинлеге, дип билгеләп үтте Р.Әмирханов. Мәсәлән, халык санын алуда традицион ысул - стационар участокта яки исәпкә алучыларны әйләнеп чыгып кына түгел, мөстәкыйль рәвештә исәпкә алу кәгазьләрен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тутырып та катнашырга мөмкин булачак.
«2020 елда интернет-исәпкә алу 1-нче октябрьдән 25-нче октябрьгә кадәр узачак, аңа дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән, стандарт һәм расланган хисап язмасы булган барлык гражданнарга да керү мөмкинлеге биреләчәк», - дип аңлатты Р.Әмирханов.
Интернет-исәпкә алуны шулай ук мобиль кушымтада һәм күп функцияле үзәкләрдә дә узарга мөмкин булачак. Һәр катнашучы раслау сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Өйгә исәпкә алучы килгәч, аңа код күрсәтү дә җитә.
«Цифрлы технологияләр Бөтенроссия халык санын алуны да колачлап алдылар. Шәһәр халкына яңа мөмкинлекләр турында аңлату мөһим», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
«Халык санын алу – ул йорт хуҗалыкларының саны, составы, никах, белем дәрәҗәсе, халыкның милли составы, телләр белү турында бердәнбер дөрес мәгълүмат чыганагы», - диде Р.Әмирханов. Мәгълүмат җыю 2020 елның 1-нче октябренә билгеләнгән.
Хәзерге вакытта халык санын алуның мәгълүмати базасы формалаша. Моннан тыш, Казанда Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә шәһәр территориясендә Бөтенроссия халык санын алу буенча комиссия төзелде.
Йортларның исемлекләрен һәм халыкның факттагы адресларын актуальләштерү бара. «Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән шәһәрнең актуаль картасы алынган, район администрацияләреннән - фатирлар һәм яшәүчеләр саны булган йортларның төгәлләштерелгән исемлеге, - дип сөйләде спикер. - Исемлекләрне һәм адресларны актуальләштерү ике этапта бара – башта исемлекләрне федераль мәгълүмат адреслы системадагы административ мәгълүматлар белән чагыштыралар, ә алга таба адресларны регистраторлар төгәлләштерә».
Август аенда 106 регистратор үз участокларының адресларын урап узды. Нәтиҗәдә, соңгы 10 елда сүтелгән 5,5 мең йортны беренчел исемлектән төшереп калдырганнар һәм 5 мең яңа йорт өстәгәннәр.
Адреслы хуҗалыкның торышын тикшерү халык санын алуга әзерлек юнәлешләренең берсе булып тора. Торак-коммуналь хуҗалык комитетына идарәче компанияләр белән бу эшне башкару кирәклеге турында хат җибәрелгән. Шулай ук регистраторлар 6 меңнән артык җитешмәгән һәм алыштыруны таләп итә торган урыннардагы урам күрсәткечләре, йорт номерлары ачыклаган. Бу мәгълүматны гомумиләштереп, районнар администрацияләренә җибәргәннәр.
Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен оештыру планын эшләүнең нигезе булып тора. Оештыру планы, бер исәпкә алучы йөкләнешеннән чыгып, территорияләрне хисап һәм исәпкә алу участокларына бүлүдән гыйбарәт. Р.Әмирханов сүзләренә караганда, документ 1-нче мартка кадәр формалаштырылган һәм килешенгән булырга тиеш.
Казанда халык санын алуны үткәрүдә барлыгы 3 меңнән артык кеше катнаша, шул исәптән 2,5 меңгә якын исәпкә алучы җәлеп ителәчәк.
KZN.RU
Добавить комментарий