Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
ХХ Республикакүләм “Питрау” фестивале барыбызны да кунакка чакыра

ХХ Республикакүләм “Питрау” фестивале барыбызны да кунакка чакыра

18 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында ХХ Республикакүләм “Питрау” фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Ни өчен әлеге бәйрәм фестиваль дип атала һәм Мамадыш районында үтә? Быел ку...

18 июля 2019

18 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында ХХ Республикакүләм “Питрау” фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Ни өчен әлеге бәйрәм фестиваль дип атала һәм Мамадыш районында үтә? Быел кунакларны нинди программалар һәм уникаль мәйданчыклар көтә? Болар турында әлеге фестивальне оештыручылар сөйләп киттеләр.
Республика фестивале статусы бәйрәмгә 2008 елда бирелеп, ул рәсми рәвештә Татарстан халкы Ассамблеясе химаясе астында үткәрелә торган этник бәйрәмнәр графигына кертелә.
“Әлеге бәйрәмне без фестиваль дип атыйбыз, чөнки традицион бәйрәмнәр төгәл датаны үтәүне күз алдында тота, билгеле булганча, Питрау бәйрәменең датасы 12 июль. Шуңа күрә без бәйрәмне традицион рәвештә түгел, ә керәшен мәдәнияте фестивале рәвешендә үткәрәбез. Ягъни Россиянең барлык почмакларыннан керәшеннәр җыелып, үзләренең традицияләре, культуралары һәм йолалары белән кунакларны таныштыралар, ” – дип, сөйләде ТР Керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Данилова.
Белгәнебезчә, фестиваль һәрвакыт Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелә. Ел саен Кырлау аланы уннарча мең кунакны җыя. Шунысы кызыклы: ни өчен нәкъ менә әлеге урын сайланган?
«Элек Җөри авылында Питрау бәйрәме кичке Сабантуй буларак кына үткәрелә иде. 2000 елда әлеге бәйрәмнең иганәчеләре күбәйгәнгә һәм  халыкның кызыксынуы артканга, без бәйрәмне кичке Сабантуй формасында түгел, ә нәкъ менә керәшеннәрнең элек-электән килгән гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән үткәрергә булдык. Бу фестивальгә әйләнүнең беренче адымнары иде. Шулай итеп, ел саен кунакларның һәм иганәчеләрнең саны артканнан-арта барды, һәм менә без әлеге матур фестивальне быел  20 нче тапкыр уздырачакбыз. Концерт программаларына килгәндә, фестивальдә төрле җирләрдән килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячаклар. Шулай ук кунакларны кызыклы конкурслар көтә. Уеннарга килгәндә, “Яучы почмагы” дигән мәйданчык  яшьләр арасында иң популяр. Әлеге мәйданчыкта бик күп кенә яшьләр үз парларын табалар, гаилә  корып җибәрүчеләр дә шактый. Гомумән алганда, фестивалебез бик күңелле һәм матур үтә. Халык рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, безнең мәдәният белән якынрак таныша ала. Барыгызны да көтеп калабыз!”– дип тәмамлады  конференцияне Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.
Автор: Диләрә Талипова703a8338
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: