Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

И.Метшин: Мәктәп каникуллары вакытында иң мөһиме – балаларның иминлеген тәэмин итү

Укучыларның язгы каникуллары 28 мартка кадәр дәвам итәчәк.Бүген Казан мәктәпләре укучыларының язгы каникуллары башланды, алар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин би...

Укучыларның язгы каникуллары 28 мартка кадәр дәвам итәчәк.


И.Метшин мәктәп төркемнәре белән катнаша торган чараларга игътибар бирергә чакырган. “Күпчелек балалар төрле ярышларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар. Билгеле булганча, әлеге чараларның күбесе каникул вакытына туры килә. Шуңа да иминлек белән тәэмин итү мәсьәләсе беренче урында булырга тиеш”, - дип ассызыклаган Мэр.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин каникуллар алдыннан әти-әниләр җыелышлары, ЮХИДИ һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекция хезмәткәрләре катнашлыгында класс сәгатьләре уздырылуы турында хәбәр иткән. “Күрелгән чаралар гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәр дип ышанабыз”, - ди ул.
И.Һадиуллан 142 белем бирү оешмалары базасында мәктәп яны лагерьлары эшли башлаганлыгын җиткерә, аларга каникуллар вакытында 5 меңләп бала киләчәк. Мәктәп яны лагерьлары 20-сеннән алып 27-нче мартка кадәр эшләячәк, сменаның дәвамлылыгы – 7 көн, эш җәдвәле – алты көнлек.
Казанда өченче ел рәттән “Лига IQ” шәһәркүләм бердәм уку һәм танып белү сменасы формалашкан. Шулай ук язгы каникуллар программасына Экология елына, ТАССР барлыкка килүнең йөзьеллыгына, Җиңү көненә, “Мәрхәмәтле Казан” проектына багышланган чаралар да кертелгән.
“Казан балалары” балалар иҗтимагый оешмасы лидерлары һәм активистлары һәм каләм тибрәтүче яшьләр – журналистлар өчен “Пламя”, “Яңа Юдино” лагерьлары һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге базасында профильле сменалар үтәчәк.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләрен дәвам итәләр, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе.
И.Һадиуллин “Озын тәнәфес” шәһәр фестивален уздыру нәтиҗәсендә бәйрәм концерты һәм җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү булачаклыгын җиткерде, әлеге чаралар да язгы каникуллар вакытында булачак.
“Мәдәни каникуллар” партнерлык проектлары кысаларында балалар педагоглар белән бергә музей, күргәзмә һәм спектакльләргә йөриячәк. Казанның меңнән артык укучысы укытучылары белән бергә Россия шәһәрләренә һәм башка чит илләргә оештырылган туристик сәяхәтләргә барачаклар.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: