Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ялларга нинди планнар? Сабантуйга барасызмы?

Ялларга нинди планнар? Сабантуйга барасызмы?

Онытып җибәрмәгез: якшәмбе, 23 нче июнь Казаныбызда Сабантуй бәйрәме гөрлиячәк.

20 июня 2024

Алдан хәбәр ителгәнчә, ул өч мәйданда: Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 да башлана. Быел Сабантуйның үзенчәлеге шунда, ул БРИКС Уеннарының һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерә.Казанның 115 нче “Сорнай” балалар бакчасы бик күңелле итеп Сабантуйны уздырып та җибәргән. Ярты көн бәйрәм иткәннәр.
-“Сорнай”да 457 бала тәрбияләнә,- диде балалар бакчасының мөдире Гүзәл Исламова. – Дүртенче тапкыр шулай зурлап Сабантуй уздырдык. Татар балалар бакчасы буларак, милли тәрбиягә бик зур урын бирәбез. Шулай ук башка халыклар бәйрәмнәрен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Балаларыбыз Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәниятен, йолаларын белсеннәр дип тырышабыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: