Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Яңа уку елында Казанда һәр унынчы укучы икенче сменада укыячак

Яңа уку елында Казанның 5 мәктәбендә 16 мең чамасы бала яки һәр унынчы укучы икене сменада укыячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин шәһә...

Яңа уку елында Казанның 5 мәктәбендә 16 мең чамасы бала яки һәр унынчы укучы икене сменада укыячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә багышланган докладында белдерде.
Һадиуллин сүзләренчә, ике сменада уку проблемасын хәл итү өчен, 25тән артык мәктәп төзү зарур. Моның өчен ике программа бар. Беренчесе кысаларында - микрорайоннар төзүче инвесторлар территориядә мәктәп тә төзи. Шул ук вакытта икенче сменаны бетерү буенча федераль программа да гамәлдә, анда республика актив катнаша. “Безнең өчен иң мөһиме – балаларга белем бирү сыйфатын арттыру, ә бу шул исәптән бер сменада уку белән дә бәйле”, - диде Һадиуллин.
Мәгариф өлкәсендә икенче проблема – башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур булу: бүгенгә ТР башкаласында 50 гә якын педагог җитми. “Бу зур сан һәм мөһим проблема. Ел саен беренче сыйныфка килүче балалар саны арта. Шуңа күрә Казан педагогика көллияте, КФУ, Бөгелмә педучилищесы һәм башка учреждениеләр белән уртак проектларны дәвам итәбез”, - дип тәмамлады чыгышын идарә җитәкчесе.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: