Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак
Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конф...
«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала», — диде Трофимова.
Моннан тыш, бинага керү юлында бөтен кеше дә температураны үлчәтергә тиеш. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.
Югары уку йортларына керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтелергә тиеш. Ачылыр алдыннан белем йортларында махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәреләчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий