Ярминкәгә рәхим итегез!
Бу шимбә, ягъни 13 сентябрь көнне республика шәһәрләрендә көзге ярминкәләр башланып китә. Гадәттәгечә, Казанда иң күбе – 14 ноктада фермерлар үстергән сыйфатлы ризыкларны сатып алырга мөмкин булачак.
Чаллыда – 2, Яшел Үзән шәһәрендә – 2, Түбән Камада – 2 һәм Кама Аланы бистәсендә – 1 урында көзге сәүдә гөрләячәк. “Салават Күпере-2” микрорайонында исә ( Әлфия Авзалова ур., 15 й.) тәүге тапкыр ярминкә уздырыла.
Казанда сәүдә мәйданчыклары адреслары:
-Аграр ур., 2;
-Липатов ур., 7;
-Ямашев пр.,71А;
-Ленинград ур., 27;
-Батыршин ур., 20;
-Краснококшайская ур., 150/2;
-Җиңү Прооспекты, 46 В;
-Ю.Фучика ур., 64;
-Лаврентьев ур., 10;
-Дементьев ур., 7;
-Революционная, 12;
-Әлфия Авзалова ур., 15.
Ярминкәгә барыгызны да көтеп калалар. Көзге сәүдә 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Добавить комментарий