«Рубин» футбол командасы баш тренеры алда торган матч алдыннан журналистлар белән аралашты.
23 апрельдә «Рубин» футболчылары Самарада «Крылья Советов» командасы белән очраша. Әлеге уен алдыннан команданың баш тренеры Хавьер Грасия спорт журналистлары белән аралашты.
«Үз көчебезгә ышанычны җиңүләр аша гына кайтарып булачак. Хәзер безнең уңышсыз серияләр булды. Әмма узган берничә матчны карасак, команда уңай нәтиҗәгә ирешердәй уен күрсәтте. Мондый вакытта беренче җиңү кирәк. Ул үз көчебезгә ышанычны арттырачак. Ләкин моның өчен яхшылап эшләргә кирәк», – диде Хавьер Грасия.
Баш тренерның Испаниядә «Малага» клубындагы эш тәҗрибәсен дә искә төшерделәр. Анда ул, команданың уңышсыз сериясеннән котылу өчен клубның икенче команда уенчыларын үзенә җәлеп итә иде.
«Дубль командадагы яшь футболчыларга өмет баглыйбыз. Аларны күзәтәбез һәм күнегүләргә җәлеп итәбез. Ләкин хәзер дубль команда футболчыларына гына таяну оптималь карар булмаячак. Хәзер составтагы уенчыларга йөз тотарга тиешбез», – ди остаз.
«Крылья Советов» командасына каршы уенда Рубен Рочина, Карлос Самбрано һәм Максим Канунников уйнамаска да мөмкин икән. Алар 100 процент әзер түгел, ди Хавьер Грасия. Атна дәвамында сихәтләнү динамикасын күзәтми торып, ашыгыч карарлар кабул итәргә ярамый, диде ул.
«Алда торган һәр матчны уңышсыз сериядән котылу мөмкинлеге буларак карарга кирәк. «Крылья Советов» – яхшы өйрәтелгән команда. Соңгы вакытта уңай нәтиҗәләргә ирешә», – дип бәя бирде алда торган көндәшкә Хавьер Грасия.
«Татар-информ»
Добавить комментарий