Яшәсен көрәк!
Быелгы кыш машина йөртүчеләр өчен аеруча сынаулы булды. Аның каравы көрәк сатучылар сөенә. Узган елның феврале белән чагыштырганда бу эш коралы егерме тапкырга күбрәк сатылган. Кар чистарту машиналарына да ихтыяҗ 50 тапкырга арткан.
18 февраль 2026
Барыбыз да белгән бер маркетплейс матбугат хезмәте әнә шундый саннар китерә. Моның сәбәбе бик яхшы аңлашыла – рекордлы кар яву хикмәте бу.
Кар чистарту машиналарының ниндие генә юк. Иң гадиләре 10 мең сумнан башлана. Яхшылары 200 мең, 300 меңгә дә бар.
-Гыйнвар буе кар белән көрәштем дә, аптырагач маркетплейстан кар чистарту машинасына заказ бирдем,- диде редакциябезнең машина йөртүче Александр Гайнетдинов. – Арзанлыны гына алдым, 11 мең 500 сумга басты. Шуның кадәр карны чистарта алырмы дип башта борчылган идем, барысы да тәртип. Иртә, кичен машина белән йөреп чыгам, бик җайлы. Алайса кар атып кул башлары авырта башлаган иде. Башкаларга да киңәш итәм.
Дуслар, ә сез кар белән ничек көрәшәсез: көрәкме, әллә инде махсус техника сатып алдыгызмы?
Добавить комментарий