Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Яшел Үзәндә Муса Җәлил исемендәге яңа «Метеор»ны суга төшерделәр

Яшел Үзәндә «Метеор-2020»не суга төшерү тантанасы булды. Судно Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә.

Чара сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка рәсми затлар катнашында узды.

«Бу чыннан да завод хезмәткәрләре өчен истәлекле көн, судно яңа этапка күчә, ә аның артыннан башка суднолар булачак. Горький исемендәге завод елына 12шәр «метеор» чыгарган вакытлар да булды, киләчәктә без бу нәтиҗәгә ирешербез дип ышанам», – диде Михаил Афанасьев.

03830 проекты буенча «Метеор-2020» су асты канатларында тизйөрешле пассажир судноларын «Си Тех» проект бюросы эшләде. Алар экипаж әгъзаларының эш һәм ял итү өчен функциональ зонага, рейслар башкарган вакытта пассажирларның яшәү шартларына аерым игътибар биргән.

Салон 120 урынга җиһазландырылган. Суднода шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны һәм кечкенә балалы аналарны йөртү өчен барлык шартлар да тәэмин ителгән.

Бүләкләү тантанасыннан соң традиция буенча суднога бәреп шампан шәрабе шешәсен ваттылар, ә аннары кунаклар яңа «Метеор»да Идел акваториясенә чыкты.


Фото: ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yasel-uzanda-musa-alil-isemendage-yana-meteorny-suga-toserdelar-5874561

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: