“Яшеллек яратам...”
Хәерле көн, дуслар. Яңа эш атнабызны башладык. Бәрәкәтле, имин, сөенечле булсын ул.
16 февраль 2026
Узган атнада Яшел Үзән районының Үрнәк авылына барып кайттык. Казанга терәлеп торган, үзенең милли йөзен саклаган чын татар авылы ул. Әнә шунда бик матур гаилә белән таныштык – Гавриловлар. Гаилә башлыгы Евгений милләте буенча мари, ә хуҗабикә Рузинә ханым татар икән. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Гаиләнең танышу тарихы “Спартак” аяк киеме фабрикасыннан башлана... Женя армиядән кайткан, Рузинә исә техникум тәмамлап эшкә чыккан чибәр кыз. Әнә шулай танышып, аралашып китә яшьләр.
Гавриловлар Үрнәктә 2014 елдан бирле гомер итә. Башта яшь гаилә Осиново бистәсендә яшәгән, икәүләп “Майский” совхозында эшлиләр. Соңрак исә бирегә күченгәннәр. Лаеклы ялда булса да хуҗабикә өендә ел әйләнәсе ультрафиолет лампалары куеп, күп итеп чәчәкләр, төрле үсентеләр үстерә. Артыгын сата да. Җәен исә бакчасы чәчәкләргә күмелә икән.
-“Майский” совхозында 27 ел эшләдем,- диде Рузинә Гаврилова. – Яшелчә үстердек без. Җирне, яшеллекне ярату шуннан киләдер...
Язманың тулы вариантын журналыбызның февраль саныннан укый аласыз.
Добавить комментарий