
Татарстанда яшьләрне музейларга тарту мәсьәләсе каралачак
Бу Казанда узачак "VII Кремль укулары"нда башкарылачак. Россия музейчыларын җәлеп итеп оештырылган конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачаклар.10-11...
09 ноября 2016
Россия музейчыларын җәлеп итеп оештырылган конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачаклар.
10-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында җиденче тапкыр “Кремль укулары” узачак. Музейлар эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Тула, Ярославль, Саранск, Самара һәм башка шәһәрләрдән музейларның фәнни хезмәткәрләре, галимнәр килә.
Быелгы конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Белгечләр музей һәм музейга йөрүче кеше арасында элемтәләрне ныгыту, яшьләрне музейга җәлеп итү, цифрлы техника заманы өчен кызыклы эшчәнлек алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак.
Чыганак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/
Добавить комментарий