Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Язгы ярминкәләр тәмамлана!

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре азагына якынлаша. 27 апрельдә соңгысы булачак.

Белгәнебезчә, һәр шимбә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сәүдә мәйданчыклары эшли. Аларда республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үзләренең сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим итә.
Алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча 552,6 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Болар: 652,8 тонна яшелчә (шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге); 113,1 тонна сөт; 180,1 тонна шикәр комы; 1044,3 мең данә йомырка; 571,8 тонна ит ( шул исәптән 302,4 тонна сыер ите). Ярминкәләр уздыру өчен 5 мең 576 транспорт җәлеп ителгән.
Бу атнада язгы йомгаклау ярминкәсенә килеп, сыйфатлы фермер товарлары сатып алырга мөмкин әле.
Ә сез ярминкәләргә йөрисезме?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера