Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән
VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашу өчен 800 волонтер теркәлгән. Аларның иң өлкәненә - 79 яшь. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Волонтерларны җәлеп итү 24...
Волонтерларны җәлеп итү 24 майга кадәр дәвам итә.
- Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.
- Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә.
"Татар-информ"
Добавить комментарий