Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Игорь Баринов: Яшьләр тарафыннан игътибар зур, димәк, төрки халыкларның киләчәге бар

“Без теге яки бу төбәктә нинди проектлар гамәлгә ашырылуын белергә тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Россия Федерациясенең Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Татарст...






Игорь Баринов: Яшьләр тарафыннан игътибар зур, димәк, төрки халыкларның киләчәге бар“Без теге яки бу төбәктә нинди проектлар гамәлгә ашырылуын белергә тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.




Россия Федерациясенең Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңңнеханов "Төркиләр алтыны" II Бөтенроссия яшьләр форумына үз бәясен бирде.






Игорь Баринов журналистларга быел форматның бераз үзгәртелүен, аның белем алуга юнәлдерелгән чаралар белән баетылганын билгеләп үтте. Ул яшьләрнең проектлары, башлыча, төрки халыкларның этномәдәни үзенчәлекләренә багышланганын белдерде. “Яшьләр тарафыннан үз халкының мәдәнияте, традицияләре сакланышына мондый игътибар булуы бик мөһим. Димәк, төрки халыкларның киләчәге бар, аларның телләре, мәдәниятләре, традицияләре, гореф-гадәтләренең дә киләчәге бар дигән сүз”, - ди ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләргә аралашу, проектлар белән танышу өчен, мондый мәйданчыкның кирәк булуын билгеләп узды. “Призерларны да күрәбез. Яшьләрнең проектлары үз төбәкләрендә теләктәшлек табып, агентлык тарафыннан да ярдәм күрсәтелер дип уйлыйм. Без тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Һәр халыкның үз үзенчәлеге бар. Без теге яки бу төбәктә нинди проектлар гамәлгә ашырылуын белергә тиешбез. Бу форум алга таба да дәвам иттерелер дип ышанам”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен. Форум Казанда 5-9 октябрь көннәрендә үткәрелде. Илнең 14 төбәгеннән барлыгы 150ләп делегат катнашты, аларның 60ы – Татарстаннан. Төрки яшьләр 20гә якын спикерның лекцияләрен тыңлаган. Космонавт-сынаучы Сергей Ревин, депутат һәм спортчы Николай Валуев, продюсер һәм режиссер Лина Арифуллина һәм башкалар белән очраштылар.

“Татар-информ”
Фото: Рамиль Гали

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: