Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Июнь аенда Татарстанда еллык инфляция гомумроссия дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган

2023 елның июнендә Татарстанда еллык инфляция 2,2 процент тәшкил иткән, бу гомумроссия дәрәҗәсеннән (ул июнь аенда 3,3 процент булган) түбәнрәк. Бу хакта ТР Милли банкы хәбәр итә.

Регулятор бүлегендә ачыклык кертүләренчә, Россия валютасының арзанаюы, кайбер азык-төлек булмаган товарларга сорау һәм төбәккә туристлар агымының артуы республикада бәяләрнең еллык үсеше тизләнүгә китергән.

Моннан тыш, яшелчә продукциясе кыйммәтләнгән. Моның сәбәбе – үзебездә үстерелгән узган елгы яшелчә запасларының бетүе һәм базарда импорт продукциянең өлеше артуы. Шулай ук төзелеш материалларына бәяләрнең кимүе дә акрынайган. Бу торак төзелеше күләмнәренең артуы фонында аларга сорауның югары булуы һәм зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру белән аңлатыла.

Россия Банкы фаразлавынча, үткәрелә торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, 2023 елда илдә еллык инфляция 5-6,5 процент тәшкил итәчәк, 2024 елда 4 процентка кире кайтачак һәм алга таба шушы дәрәҗәгә якын булачак.

Татарстан Республикасында бәяләрнең үзгәрү сәбәпләре турында тагын да тулырак мәгълүмат Россия Банкы сайтының мәгълүмати-аналитик аңлатмасында бар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iyun-aenda-tatarstanda-ellyk-inflyaciya-gomumrossiya-daraasennan-tubanrak-bulgan-5874242

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: