Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ике дус...

Яшел Үзән районының Үрнәк авылына сәяхәтебез турында язган идек инде. Казанга терәлеп торган сала ул. Йөз ел элек бу җирләргә җиде гаилә килеп урнаша. Һәм аларның оныклары һаман да биредә гомер итә.

Илгизәр Әхмәтшин белән Рәфкать Әхмәдуллин балачак дуслар. Гомергә кара-каршы йортта яшәгәннәр, балалары да бергә үскән. Иң кызыгы – кайчандыр бабайлары шулай күрше булып гомер иткән.

- Балачакта совхозның яшелчәләрен бергә байтак урладык, - дип көлде Рәфкать абый. – Армиядән соң Илгизәр белән заводта да бергә эшләдек, менә бергә картаябыз да. Хатыннар да дус безнең.

- Элеккеге Үрнәк белән бүгенгесе кайсы ягы белән аерыла?

- Безнең әти-әниләр гомергә күп итеп мал асраган. Әниләр көн саен Казанга сөтен, каймагын, катыгын, кортын алып барып сатканнар. Тагын әле кош-корт та үстерделәр. Аны суеп, матурлап эшкәртеп Сукно базарына алып чыга иделәр. Электричкага утырып, без дә базарга йөрдек. Ә менә дәү әниләр элегрәк паровозлар белән дә йөргән. Җилкәләренә махсус кәрҗиннәр асып, шунда озынча банкалар куеп, әллә ничәшәр кило ризык төяп чыгып киткәннәр. Элек егерме биш сутый җиргә бәрәңге утырта иде. Хәзер берсе дә юк. Бөтен эш күмәк иде: башта бер кешенең бакчасын утыртасың, аннан күршегә керәсең. Хәзер бер сутый җирдә бәрәңге утыртабыз һәм шул кыш ашарга җитә. Әле кала да. Элек инде шул азрак сатып акчасы булсын дип тырышкан халык.

Язманың дәвамын журналыбызның февраль саныннан укырга мөмкин.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера